Символикалар буенча квест (12+)

23 нче санлы китапханәдә китапханәчеләр «Ватаным байрагы» дигән квест-уен үткәрде. 

Яшь китап сөючеләр «Тарихи», «Россия әләме», «Президент», «Символик» станцияләре буенча мавыктыргыч сәяхәттә катнашты. Балалар Дәүләт байрагының килеп чыгу тарихы һәм мәгънәсе  турында викторина сорауларына җавап бирде, дәүләт символлары турында табышмаклар чиште, «Гербны җый», «Рәсемдә Россия символларын сайлап ал» кебек гамәли биремнәр үтәде. 

23
23ф. Квест Флаг Родины моей (5)
23ф. Квест Флаг Родины моей (4)
23ф. Квест Флаг Родины моей (3)
23ф. Квест Флаг Родины моей (2)

Уен барышында Ватан турында җырлар, Россия гимны яңгырады. Тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: